Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Аттестацияләнүчеләр арасында җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышы секретарьлары, 2 нче разрядлы белгечләр һәм 2 нче разрядлы өлкән белгечләр-канцелярия мөдирләре бар иде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 15 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә дип танылды, шуларның 6сы кадрлар резервына кертелергә тәкъдим ителде - бу дәүләт хезмәткәрләре өчен иң югары бәя һәм алга таба һөнәри үсеш мөмкинлеге.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!