2026 елның 1 гыйнварыннан барлык коммерциячел компанияләр өчен мөһим яңалык үз көченә керде. Әгәр бердәнбер җитәкчегә, мәсәлән, директорга, бер ай өчен түләүләр федераль минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булса, хәтта үз вәкаләтләрен башкару чорында ул хезмәт функцияләрен башкармаса да, аның белән хезмәт килешүе төзелмәгән булса да һәм (яки) хезмәт хакы исәпләнмәсә дә, иминият взносларын минималь базадан ай саен исәпләргә кирәк. Иминият взносларын исәпләү өчен минималь база хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә тигез итеп кабул ителә, ул 2026 елда 27 093 сум тәшкил итә.
Әгәр директор, мәсәлән, иҗтимагый башлангычларда эшли икән -аның өчен иминият кертемнәрен ким дигәндә 27 093 сумнан санарга кирәк. Шулай итеп, директорның хезмәт хакыннан иминият кертемнәренең минималь күләме аена 8 127,9 сум тәшкил итәчәк (минималь хезмәт хакының 30% ы).
Взносларны бердәм салым түләвенә киләсе айның 28 нче көненнән дә соңга калмыйча күчерелә. Кварталның беренче һәм икенче айлары өчен взносларны түләр алдыннан түләү суммасы турында хәбәрнамә бирелә. Взнослар буенча хисаплар бердәм тариф буенча салым инспекциясенә тапшырыла: иминият взнослары буенча хисап - квартал саен хисап кварталыннан соң килә торган айның 25 числосыннан да соңга калмыйча, шәхси белешмәләр - кварталның беренче һәм икенче айлары өчен.
Федераль салым хезмәте шулай ук түбәндәге очраклар буенча аңлатмалар бирде:
- әгәр кеше берьюлы берничә компаниядә җитәкче булса, аларның һәркайсы әлеге минималь базаны кулланырга тиеш;
- әгәр оешма уставында берничә аерым башкарма орган каралган булса, минималь хезмәт хакы аларның һәркайсы буенча түләүләргә карата аерым кулланыла.
Яңа тәртип җитәкчеләрнең пенсия хокукларын тулы күләмдә формалаштыруга юнәлдерелгән, чөнки индивидуаль пенсия коэффициенты исәпләнгән иминият кертемнәре суммасына турыдан-туры бәйле.
Эшчәнлек алып бармаган һәм аны алып барырга планлаштырмаган компанияләргә нишләргә? Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен гадиләштерелгән ликвидация мөмкин. Гадиләштерелгән процедурадан файдалану өчен, оешма кайбер шартларга туры килергә тиеш: кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары реестрында торырга, өстәмә бәягә салым (НДС) түләмәскә, ЮЗБДР аның турында төгәл булмаган мәгълүматлар булмаска һәм салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары булмаска, шулай ук күчемсез милеккә һәм транспортка ия булмаска тиеш. Салым инспекциясенә “Бизнесны дәүләт онлайн-теркәве” сервисы аша тутырырга һәм онлайн тапшырырга мөмкин булган Р19001 формасы буенча гариза җибәрү дә җитә. Әгәр теркәүче орган тарафыннан булачак ликвидация турында карар “Вестник государственной регистрации” журналында басылып чыкканнан соң өч ай эчендә кредиторлардан каршылыклар булмаса, юридик зат юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЮЗБДР) дан төшереп калдырыла.
Юкка чыгаруны гадиләштерелгән тәртиптә башкару мөмкин булмаган очракта, бу эш Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 61 - 64 статьялары, башка норматив актлар нигезләмәләре буенча гамәлгә ашырыла. Юридик затны аны юкка чыгаруга бәйле рәвештә дәүләт теркәвенә алу тәртибе 129-ФЗ номерлы Федераль законның VII бүлеге белән билгеләнгән. Бу очракта юридик затны юкка чыгару берничә этапта гамәлгә ашырыла. Тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Бизнесны дәүләт онлайн-теркәве” сервисында урнаштырылган.