Министрның беренче урынбасары Татарстан халкына түләүсез юридик ярдәм алу хокукы турында искәртте

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан-24 телеканалында “Главные новости” тапшыруы эфирында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик гражданнарның аерым категорияләренең түләүсез юридик ярдәм алу хокукы турында сөйләде.

Министрның беренче урынбасары искә төшергәнчә, 2025 елда бу хокукка ия гражданнар исемлеге күпбалалы ата-аналар һәм белем алу чорында әти-әнисенең берсен яки икесен дә югалткан затлар белән тулыланды. Программада шулай ук Татарстанда түләүсез юридик ярдәмгә өмет итә алган гражданнарның башка категорияләре дә санап үтелде.

Республиканың ерак районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге турындагы сорауга министрның беренче урынбасары: “Түләүсез юридик ярдәм сорап телефон кушымтасыннан да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шәхсән килеп-китү кыен булса, кызыксындырган сорауны Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасында яшәүче картасы кушымтасы аша да бирергә мөмкин”, - дип җавап бирде.

Моннан тыш, республикада Вправе.РФ түләүсез юридик ярдәмнең бердәм платформасы эшли, анда теләгән һәркем, нинди категориядән булуга карамастан, аңлаешлы гади телдә бәян ителгән файдалы юридик мәгълүмат таба ала.

Программаның тулы версиясен бүген 15:30 һәм 19:30 сәгатьтә Татарстан-24телеканалында карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International