Соңгы ике елда физик затларны банкротлыкка чыгару турындагы эшләр буенча Россия суд практикасы сизелерлек үзгәрде. Банклар кредитлары бик күп булган гражданнарның бурычларын исәптән чыгару яклы түгел, ә судлар, бурычлыларны йөкләмәләрдән азат итүдән баш тартып, кредиторларга торган саен ешрак ярдәм итә.
“Без судлар бурычлыларны намуссыз дип таныган очракларның артуын күзәтәбез. Әгәр кеше, банкротлыкка чыгарга уйлаганнан соң, аларны кире кайтара алмаслыгын белә торып күп кредитлар җыйган булса бигрәк тә”, - дип билгеләп үтә Министрлыкның бөлгенлек (банкротлык) мәсьәләләре буенча башкарма хакимиятнең республика органнары белән үзара хезмәттәшлек секторы мөдире Дарья Бекмансурова.
Бурычларны исәптән чыгарудан баш тартуның төп сәбәпләре булып:
- банкротлыкка чыгар алдыннан кредитларны аңлы рәвештә арттыру;
- түләү мөмкинлеге булмаган очракта займнар алу;
- заем акчаларын куллануның реаль максаты булмау;
- инде булган бурычлардан качу омтылышлары.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы банкротлык процессында катнашучыларның барысының да законнарны үтәргә тиешлеген искәртә, Гражданлык кодексының хокукны явызларча куллануны тыя торган 10 статьясының актуальлеген ассызыклый.
“Банкротлык - уйламыйча җыелган кредитларны сызып ташлау чарасы түгел, ә чыннан да катлаулы тормыш хәленә эләккән гражданнарга ярдәм механизмы ул”, - дип аңлата Дарья Бекмансурова.
Түбәндәгеләр ачыкланган очракта, судлар банкротлыкны кире кага ала:
- бурычларны түләү өчен күрсәтелмәгән милек булу;
- заемнарны рәсмиләштергәндә керемнәр һәм кредит йөкләмәләренең туры килмәве;
- керемнәр яки милек турындагы мәгълүматны яшереп калу;
- шикле килешүләр: милекне арзан бәядән сату, кыйммәтле әйберләрне туганнарга бүләк итү, зур суммаларны нигезсез күчерү.
Юристлар банкротлыкка чыгу мөмкинлеген күздә тотучы гражданнарга максималь ачык эш итәргә һәм хокуктан явызларча файдалану дип аңлатылырга мөмкин булган шикле финанс операцияләренә кермәскә киңәш итәләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре физик затларны банкротлыкка чыгару мәсьәләләре буенча гражданнарны атна саен кабул итә. Кабул итүләр һәр пәнҗешәмбе көнне 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча оештырыла: Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124.