Редакция советы утырышы узды

2008 елның 10 декабре, чәршәмбе
Бу тапкырга “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналның редакция советының күчмә утырышы “Ливадия” Казан санаториенең дәвалау корпусында узды.
Башта хокук саклау органнары җитәкчеләре “Акватория” су-дәвалау комплексы эше белән танышты, ял итүчеләр белән аралаштылар. Безнең гражданнарның сәламәтлеген торгызу һәм саклауның яңа программасын Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе рәисе , ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Водопьянова һәм “Ливадия” санаторие баш табибы Луиза Макарова тәкъдим итте.
Аннары редакция советы әгъзалары журналның 1 нче, Яңа ел санының төп темалары буенча фикер алышуга күчтеләр. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры, редакция советы рәисе Мидхәт Корманов алып барды. Үз чыгышында ул Россия һәм республикадагы соңгы иҗтимагый-сәяси хәлләргә бәяләмә бирде, юстиция органнары, шул исәптән ТР Юстиция министрлыгы журналы редакциясе алдындагы аеруча мөһим мәсьәләләрне билгеләде.
ТР Дәүләт Советына сайлаулар, кече һәм урта бизнесны үстерү, коррупция белән көрәш, ТР парламентының закон чыгару эшчәнлеге кебек актуаль темаларны тулырак яктырту кирәклеге турында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гөлнара Сергеева, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Флорид Галиханов, ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе җитәкчесе Шакир Яһудин, Казан шәһәр Думасы депутаты Фәрит Мифтахов сөйләделәр. БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан Кеше хокукларының гомуми декларациясен кабул итүнең 60 еллыгына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре турында “Хокук һәм хәят” журналы баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин сөйләде. Танылган юристлар, Россия, Әзербәйҗан һәм дөньяның башка илләренең хокук яклаучылары катнашуындагы шундый эре фәнни форум күптән түгел Казан шәһәрендә узды.
Редакция советы утырышында журналның дизайны, аның чыгу ешлыгы, язылу компаниясе һәм 2009 елга өстенлекле мәсьәләләр тикшерелде.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International