Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Батырлар - Герои Татарстана” программасы җиңүчесе проектын хуплады

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Министрлыкта юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов белән очрашты.

Рөстәм Нигъмәтҗанов министрга пилотсыз очу аппаратлары булдыру буенча социаль әһәмиятле проектны тәкъдим итте. Проект программаның белем бирү модуле кысаларында фикердәшләр командасы белән берлектә эшләнгән.

“Безнең проект махсус хәрби операциядә катнашучыларының реаль хәрби тәҗрибәсен исәпкә алып, пилотсыз очу аппаратларын җитештерүнең тулы циклын булдыруга юнәлдерелгән. Бу үзебезнең технологияләрне үстерергә генә түгел, ә пилотсыз очу аппаратларын заманча шартларда куллануның гамәли аспектларын да исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Рөстәм Нигъмәтҗанов.

Очрашу барышында министр проектны республика җитәкчелеге алдында яклар алдыннан тәкъдим ителгән концепцияне эшләп бетерү буенча нигезле киңәшләр бирде.

“Проект республикада югары технологияле җитештерүне үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия һәм хәзерге вакытта аеруча актуаль. Без үз ягыбыздан һәрьяклап булышлык күрсәтергә һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер”, - дип өстәде Рөстәм Заһидуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International