Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында экспозициясе республикада юстицияне торгызу һәм үстерүнең төп этапларына багышланган музей эшли. Музейның төп тематикасы Юстиция министрлыгы һәм аның җитәкчеләре эшчәнлеге турындагы материаллар коллекциясенә нигезләнгән. 2026 ел Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм тыл хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте хөрмәтенә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Музейда юстиция органнарының сугыш елларында, бөтен эшчәнлек фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерелгән вакытта эшләве турында махсус стенд бар.
Музей практика узучы студентлар, яшь белгечләр һәм юридик хезмәт ветераннары арасында гына түгел, укучылар арасында да популяр. Мәсәлән, бу атнада анда “Единая Россия” университет юридик хокук сыйныфы укучылары килгән иде. Экскурсия алдыннан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм Министрлыкның эшләр идарәчесе Илдус Хафизов мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрделәр.
Музейда төп экскурсия эшен Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре: оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлегенең 1 категорияле белгече Арина Сабирова һәм норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Валерия Зарипова алып бара. Аларның профессиональлеге нәтиҗәсендә бирегә килүчеләр республика юстициясе тарихы турында тулы мәгълүмат алалар.
2025 елда музей экспозициясен 117 кеше карады, алар арасында югары белем бирү мәктәбендә белем алучы муниципаль хезмәткәрләр, студентлар, Министрлык һәм республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең балалары бар иде.
“Без һәр экскурсияне мәгълүмати һәм теләсә кайсы аудитория өчен аңлаешлы итәргә тырышабыз. Бу җитди әзерлек таләп итә, әмма яшьләрнең күзләрендә кызыксыну күргәч, тырышлыкның юкка түгеллеген аңлыйсың”, - ди Валерия Зарипова.
“Төп эшне экскурсия эшчәнлеге белән бергә алып бару җиңел түгел, ләкин бик кызык. Бу безгә үзебезнең Министрлык тарихын тирәнрәк белергә һәм бу белемнәрне, шул исәптән булачак юристларга да тапшырырга мөмкинлек бирә”, - дип өстәде Арина Сабирова.