Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүгенге аппарат киңәшмәсендә искә төшергәнчә, 2026 ел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.
“Министрлыкта Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында комплекслы чаралар планы расланды. Безнең бурыч -барлык планлаштырылган чараларны югары дәрәҗәдә уздыру”, - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин.
Төп чаралар арасында - Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру. Планга шулай ук кышкы игелекле эшләр атнасын үткәрү һәм ветераннарны, шул исәптән ветеран-юбилярларны, хезмәт династияләре вәкилләрен, тармак хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәтләү дә кертелгән.
“Мондый чаралар гражданнар теләктәшлеген ныгытуга һәм тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән. Бүгенге вазгыять һәм махсус хәрби операция уздыру шартларында безнең бердәмлегебез иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның гына түгел, алгы сызыктагы хәрби җиңүләрнең дә нигезе булып тора”, - диде министр.