Татарстанда хәзер кәгазь документлар урынына MАХ мессенджеры аша цифрлы ID кулланырга мөмкин. Цифрлы ID ны тоташтырып, яшегезне, ташламалы статусыгызны раслый аласыз, төп документларга да электрон рәвештә һәрчак кереп булачак - паспорттан алып машина йөртү таныклыгына кадәр гел кул астында дигән сүз. Үзең белән документларның оригиналларын йөртү дә кирәк түгел. Цифрлы ID тоташтыру өчен MAX мессенджерын кую һәм Дәүләт хезмәтләре аша авторизация узу да җитә.
Юстиция министрлыгы хәбәр иткәнчә, МАХта Министрлыкның рәсми каналы барлыкка килде. Анда:
- оператив мәгълүмат;
- яңалыклар һәм белдерүләр;
- еш бирелә торган сорауларга җаваплар куеп барыла.
Татарстан Юстиция министрлыгы каналына сылтама буенча язылырга мөмкин.