Ватанны саклаучылар көне белән!

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Бүген без Ватаныбызны саклаучыларның барысын да чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз!

Республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителгән 2026 елда бу бәйрәм, узган буыннарның батырлыгы турындагы истәлекне бүгенге каһарманнарның казанышларын тану белән берләштереп, аерым әһәмияткә ия була.

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннарына - үзләрен аямыйча илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яулаган кешеләргә аерым рәхмәт сүзләре яңгырый. Аларның батырлыгы халык хәтерендә мәңгегә калачак.

Җиңүчеләр буыны эшен яңа заман геройлары  - илебез суверенитетын яклап көрәшүчеләр - махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә.

Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм, көндәлек бурычларны хәл итүдә сабырлык һәм илебезне алга җибәрү хакына уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International