Җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары белән практикум

2008 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп кору мәсьәләсе буенча җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары белән практикумнар уздыруны дәвам итә. Бүген Дәүләт Советының кече залында чираттагы өченче дәрес узды, анда барлыгы 24 кеше, шул исәптән ТРның Аксубай, Алексеевск, Әлки, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Дәресләрне ТР юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков алып бара.
Ул һәр тапкыр практикумда катнашучыларга муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп кору процедурасы барышы һәм аның үзенчәлекләре турында төпле итеп аңлата.
Моңарчы хәбәр ителгәнчә, дәресләр карар проектын, чаралар планын, закон структурасы проектын төзү буенча гамәли эш буларак уза.
Бүгенге көнгә укуларда 28 муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарыннан 112 кеше катнашырга өлгерде. Агымдагы елның ахырына кадәр укуларга ТРның 17 муниципаль районы вәкиле килер дип көтелә.
Практикум эшендә ТР Дәүләт Советы Секретаре В.Н.Липужина һәм ТР юстиция министры киңәшчесе Ә.Г.Исхаков катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International