Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды. Анда Түбән Кама, Кама Тамагы районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән дәүләт хезмәткәрләре катнашты.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән 15 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылдылар, 2 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International