Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының чаңгы ярышларында катнаштылар

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Татарстанда 2026 елгы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы старт алды. Узган ялларда Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы базасында узган традицион чаңгы ярышы ел саен уздырыла торган спартакиаданың беренче этабы булды.

Ярышларда катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә бар иде. Алар, алдагы еллардагы кебек үк, бик яхшы спорт әзерлеге күрсәттеләр. Чаңгы ярышына төбәкнең төрле дәүләт ведомстволарыннан барлыгы 90 спортчы чыкты.

Ир-атлар 3 километрлы дистанциядә, ә хатын-кызлар 1 километрлы дистанциядә ярыштылар. Һава шартларына  карамастан, катнашучылар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Һава шартлары безне ныклыкка тикшерде - кар күп яуганлыктан, трасса шактый катлауланды. Әмма нәкъ менә шундый ситуацияләрдә дәүләт хезмәткәрләренең чын характеры күренә дә инде. Без, максималь тырышлык куеп ярыштык һәм нәтиҗәләребездән бик канәгать, - ди Министрлык командасы вәкиле Айдар Шакиров.

Спартакиада ел ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм спортның төрле төрләре буенча ярышларны үз эченә алачак. Мәсәлән, мартта дәүләт хезмәткәрләрен шахмат турниры көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International