“Территориаль үзгәртеп корулар – заман таләбе” мәкаләсе турында

2008 елның 12 декабре, җомга
“Хокук һәм хәят” журналының 2008 елдагы № 6 (53) номерлы ноябрь санында “Закон һәм җирле үзидарә” бүлегендә “Территориаль үзгәртеп корулар – заман таләбе” мәкаләсе дөнья күрде. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков муниципаль берәмлек территорияләре чикләрен картографик тасвирлау буенча яңа закон проектларын әзерләүнең кирәклеге нәрсә белән бәйле булганлыгы турында сөйли.
Мәкаләдә шулай ук административ-территориаль төзелеш белешмәлеген бастырып чыгаруга әзерләү турында һәм белешмәлекне әзерләү белән җирлек чикләрен тасвирлау өстендәге эшнең үзара бәйләнеше хакында сөйләнә.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International