Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Министрлык хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы булды.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Галләмова Зәринә Сабирҗан кызына улына - хәзерге көндә Ватанны саклаучы батыр егеткә яхшы тәрбия биргәне, ныклыгы һәм гаилә учагын саклавы өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Зәринә Сабирҗан кызының улы, гвардия өлкән лейтенанты Васин Леонард Дмитриевич махсус хәрби операциядә катнашып, үзен җаваплы офицер һәм оста командир итеп таныткан. Аның профессиональлеге һәм сабырлыгы куелган бурычларны уңышлы үтәргә күп тапкырлар ярдәм иткән. Гвардия өлкән лейтенанты Васин, үзендә яңа буын офицерының иң яхшы сыйфатларын - батырлык, акыл һәм үз халкына тугрылыкны гәүдәләндереп, хезмәтен дәвам итә.
Шулай ук махсус хәрби операция зонасына гуманитар миссияләрдә актив катнашканы, шул ук вакытта батырлыгы, инициативалы булуы һәм кешелеклелеге өчен Насыйрова Гөлфия Габделлатыйф кызына Рәхмәт хаты тапшырылды. Ул берничә тапкыр хәрби хәрәкәтләр уздыру зоналарына чыгып, хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар йөкләр илтүдә катнашты. “Минем өчен бу көн саен безнең өчен гомерләрен куркыныч астына куючы егетләребезгә ярдәм итү мөмкинлеге генә. Алар алгы сызыкта булганда, без аларга ышанычлы тыл булырга һәм ярдәм күрсәтергә тиеш”, - ди Гөлфия Габделлатыйф кызы.
Әлеге чара Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында 2026 елга Министрлык тарафыннан эшләнгән планның бер өлеше булып тора. Төп чараларның берсе - Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм оештыру. Шулай ук кышкы игелекле эшләр атнасын үткәрү һәм ветераннарны, шул исәптән ветеран-юбилярларны, хезмәт династияләре вәкилләрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәтләү планлаштырылган.