Хәзер MAX милли мессенджерында ташламага хокуклы булу турындагы таныклыкны Цифрлы ID нигезендә телефон экраны аша гына күрсәтү функциясе барлыкка килде.
Бу ничек эшли?
Сезнең ташламаларга, музейларга түләүсез керүгә һәм ташламалы юл йөрүгә хокукыгыз хәзер электрон рәвештә беркетелгән. Барысы да MAX мессенджерында мөмкин булган “цифрлы ID” яңа сервисы ярдәмендә башкарыла. Бу документ сезнең цифрлы ташламалы таныклыгыгыз нигезендә төзелә, ул алдан Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерелә.
Бу кем өчен актуаль?
Бу пенсионерлар, инвалидлар, күпбалалы гаиләләр әгъзалары өчен уңайлы.
Аны булдыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?
1. Дәүләт хезмәте һәм MAX кушымталарының соңгы версияләрен йөкләп алыгыз.
2 . MAX профиленә керегез һәм “цифрлы ID” бүлеген сайлагыз.
3. Соралган ризалыкны бирегез һәм үз шәхесегезне уңайлы ысул белән раслагыз.
4. Процедураны тәмамлау өчен селфи ясагыз.
Булды! Хәзер сезнең таныклыкны онлайн кулланып була һәм ул традицион кәгазь варианты кебек үк эшли.