Юстиция министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкының игътибарын язгы сезонга бәйле рәвештә куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгына юнәлтә.
“Яз - табигатьнең яңару һәм үзгәрү чоры, әмма ул шулай ук тормышның төрле өлкәләренә йогынты ясарга мөмкин булган сезонлы куркынычлар белән бәйле”, - ди белгечләр.
Профилактика чаралары кысаларында татарстанлыларга өстән кар һәм боз төшәргә мөмкин булган урыннарны читләтеп үтәргә киңәш итәләр. “Сулыклар өстендә йөрмәскә тырышыгыз, мөмкин кадәр игътибарлы булыгыз һәм боз эрегән чорда сулыклар өстендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен өйрәнегез”.
Язгы куркынычларны киметү өчен һава торышын карарга, саклык чараларын үтәргә һәм куркыныч янаган очракта алдан ук гамәлләр кылырга кирәк.