БДБ илләре автотранспорт чараларын урлау белән бергәләшеп көрәшәчәк

2008 елның 12 декабре, җомга
РФ Хөкүмәте “Автотранспорт чараларын урлау һәм аларны кире кайтаруны тәэмин итүдә Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең хезмәттәшлеге турында килешү”не раслау өчен Дәүләт Думасына кертә.
Килешүне раслау кирәклеге аның россия законнары белән каралган тәртипләрнең кире кайтарыла торган автотранспорт чараларын таможня пошлинасы, салым, акциз, җыемнар һәм автотранспорт чараларын чик аша чыгару белән бәйле башка түләүләрдән азат итү өлешендәге аермалыгы белән аңлатыла.
Килешү күрсәтелгән өлкәдәге БДБ илләре хезмәттәшлеген халыкара күләмдә җайга сала.
Әлеге Килешүне 10 БДБ дәүләте кабул итте: Әзәрбайҗан, Әрмән, Беларусь, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Таҗикстан, Украина.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International