Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалауның торышы өйрәнелде

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме 2026 елның 17-18 мартында Югары Ослан муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнде. Профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, расланган план-йөкләмә нигезендә эш итеп, хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектлары эшенең нәтиҗәлелеген комплекслы өйрәнделәр.

Татарстан Республикасының “Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасы кысаларында процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыруны анализлауга аерым игътибар бирелде.

Тикшерүгә якынча йомгаклар 18 мартта юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә үткәрелгән эшлекле киңәшмәдә ясалды. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Евгений Варакин, район прокуроры Эдуард Садриев, шулай ук районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча районда профилактика эшен камилләштерүнең өстенлекле бурычлары һәм юнәлешләре билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International