Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына конкурс ачты

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Республиканың Юстиция министрлыгы Татарстан дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә конкурс уздыру турында хәбәр итә.

Министрлыкта сайлап алу вазыйфаларның түбәндәге төркемнәре буенча үткәрелә:

- “җитәкчеләр” категориясендә вазифаларның төп төркеме;

- “җитәкчеләр” категориясендә вазыйфаларның әйдәп баручы төркеме

Кадрлар резервы формалаштырыла торган вазыйфаларның тулы исемлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында бар. Конкурс турында өстәмә мәгълүматны “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтыннан алырга мөмкин.

Резервны формалаштыру Министрлыкның кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Бу дәүләт идарәсе системасында алга таба һөнәри үсеш өчен перспективалар ача, - ди кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева.

Дәгъвачылардан документлар 2026 елның 19 мартыннан 8 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 107 кабинет. Өстәмә мәгълүмат алу өчен 222-60-28, 222-60-27 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була. Конкурс комиссиясе утырышы 2026 елның 23 апреленә планлаштырылган.

Татьяна Латыева сүзләренчә, конкурс буенча сайлап алу тест уздыруны һәм шәхси әңгәмәне үз эченә ала. Кандидатларга конкурска уңышлы әзерләнү өчен Министрлыкның рәсми сайтында конкурс үткәрү методикасы белән танышырга һәм “Дәүләт хезмәте” системасында алдан тест узып карарга тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International