Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнары җәмәгать судьялары суд участоклары вакытлыча башка урынга күчте

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, элек биләгән биналарда капиталь ремонт уздыруга бәйле рәвештә, җәмәгать судьяларының ике суд участогының урнашу адресларының вакытлыча үзгәрүе турында хәбәр итә.

Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 5 нче суд участогының урыны үзгәрде. Ибраһимов урамы, 37 нче йорт урынына ул хәзер Короленко урамы, 58А йортта урнашкан.

Шулай ук Казанның Мәскәү суд районы буенча 5 нче суд участогының урыны үзгәрде. Гагарин урамы, 103 нче йорт урынына хәзер ул Химиклар урамы, 49 нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Әгәр гражданнарга суд участокларына шәхсән килү уңайсыз икән, җәмәгать судьяларына процессуаль документларны Россия Федерациясенең Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшыру мөмкинлеге турында искә төшерәбез, - ди юстиция министры урынбасары Марат Низамиев.

Заманча һәм уңайлы онлайн-сервислар “Мәгълүматлар икътисады илкүләм проекты кысаларында үсә дип белдерәләр Министрлыкта. Дәүләт хезмәтләре порталында “Тормыш ситуацияләре сервислары актив камилләштерелә, алар гражданнарның суд системасы белән үзара хезмәттәшлеген сизелерлек гадиләштерә.

Документларны электрон рәвештә тапшырганда тиешле судны сайларга, суд эшләрен алып бару төрен һәм тапшырыла торган документның төрен күрсәтергә кирәк. Мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң кулланучының шәхси кабинетында реаль вакыт режимында карау статусын күзәтергә мөмкинлек бирә торган уникаль номер барлыкка киләчәк.

Республика Юстиция министрлыгы гражданнарга, адреслары үзгәргәнне исәпкә алып, суд участокларына баруны алдан планлаштырырга яисә вакытны экономияләү өчен электрон сервислардан файдаланырга киңәш итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International