Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин туганнары махсус хәрби операциядә катнашкан Министрлык хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
“Махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаилә әгъзалары үзләрен уңайлы хис итсен өчен дәүләт барысын да эшли. Моңа конкрет ярдәм чаралары да, сәяси карарлар да ярдәм итә. Узган ел илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән иде, ә быелгысы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде”, - дип ассызыклады министр сәламләү сүзендә.
Министр тематик ел атамасының символик булуын ассызыклады һәм анда тирән мәгънә салынганын билгеләп үтте: “Әлбәттә, төп геройлар - махсус хәрби операциядә катнашучылар яки анда катнашкан кешеләр. Әмма үзләренең көндәлек хезмәте белән, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләрен дә кертеп, илдә тотрыклылыкны тәэмин итүчеләр дә уртак эшкә бик зур өлеш кертәләр”.
Очрашу барышында Рөстәм Заһидуллин Министрлык системасында якыннары махсус хәрби операция зонасында булган барлык хатын-кызларны матди һәм матди булмаган бүләкләү карары турында хәбәр итте. Барлыгы андый хезмәткәрләр саны 24 кеше. “Аларның бер өлеше бүләкләнде инде, икенчеләре бүген Рәхмәт хатлары алачак. Районнарда эшләүчеләр өчен аерым чаралар оештырачакбыз”, - диде министр.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, үз чиратында, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү программалары һәм чаралары турында мәгълүмат бирде.
Чара азагында юстиция министры, аларның тугрылыгын, ныклыгын һәм гаилә тылын саклауларын билгеләп үтеп, хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.