Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировка тәмамланды.
Интенсив белем бирү курсы норматив хокукый актлар проектларының сыйфатын күтәрүгә һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген камилләштерүгә ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр алуга юнәлдерелгән иде.
Стажировкада катнашучылар арасында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты” МКУ структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Азнакай һәм Мөслим муниципаль районнары Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советы вәкилләре бар иде.
Ябылу тантанасында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова һәм Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Чарага йомгак ясап, Мөхәррәм Ибәтов: “Стажировкада катнашу һөнәри юридик күнекмәләрне камилләштерүдә мөһим корал булып тора, җәмгыять ихтыяҗларын яхшырак аңларга ярдәм итә һәм коррупция куркынычларын танырга өйрәтә”, - дип ассызыклады.
Программа тәмамлангач, барлык стажерларга алынган белемнәрне практикада нәтиҗәле куллануларын теләп, тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.
Стажировкада катнашучылар кире элемтә кысаларында Юстиция министрлыгына һәм аның җитәкчелегенә программаны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр, команданың бердәм эшләвен һәм барлык этапларда да нәтиҗәле хезмәттәшлекне билгеләп үттеләр.