Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
Көн тәртибенә түбәндәге закон проектларын карау кертелде:
- “Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә кабул итү өчен эш урыннарын квоталау турында”;
- “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”; - - “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”;
- “Концессион килешүләр турында”Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”.
Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проектлары хупланды һәм билгеләнгән тәртиптә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты каравына кертеләчәк.