Казанның Яңа Савин районы җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасында быел беренче тапкыр янгынга каршы өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе уртак тырышлыгы белән оештырылды.
Өйрәнүләрнең тактик асылы буенча, җәмәгать судьясы ярдәмчесе кабинетында янгын чыккан. Хәбәр итүнең автоматик системасы дөрес эшләде, нәтиҗәдә суд участокларының 25 хезмәткәре бинадан 1 минут 39 секунд эчендә мөстәкыйль рәвештә чыгып китте.
“Эвакуацияләү вакыты нормативларга туры килә, бу аппаратлар хезмәткәрләренең янгын вакытында эшләүгә җитәрлек әзерләнгәнлеген күрсәтә”, - дип белдерде Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев.
Өйрәнүләрнең төп элементы коткару операциясен күрсәтү булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре төтенле бинадан шартлы зыян күрүчене эзләделәр һәм табып чыгардылар, аннары ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар. Өйрәнүләрнең актив фазасыннан соң белгечләр, камилләштерү соралган моментлар һәм юнәлешләрне күрсәтеп, һәр бүлекчәнең эшчәнлегенә җентекле анализ ясадылар.
“Республиканың суд участокларында мондый күнегүләр даими үткәрелә - бу экстремаль шартларда эш итүгә персоналның әзерлеген тәэмин итү һәм иминлекне саклау системасының аерылгысыз өлеше”, - диде министр урынбасары.