Биектау районында 2026 елның 24-25 мартында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнде.
Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән 2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаларның үтәлеше белән таныштылар.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов башкарылган эш нәтиҗәләре буенча Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәкимуллин һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде. Эш йомгаклары буенча фикер алышынды, өстенлекле бурычлар һәм алга таба эш юнәлешләре билгеләнде.