Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Ветераннар советы утырышы узды. Утырышны Совет рәисе Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе 2026 елда республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Министрлык чаралары планын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышу булды.
Мөхәррәм Мансур улы сүзләренә караганда, 2026 ел дәвамында ветераннарга ярдәм итүгә һәм Ватанны саклаучыларның батырлыклары турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чараларның тулы бер комплексы гамәлгә ашырылачак.
“Без ветераннарга хокукый ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирәчәкбез. Министрлык тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләре инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылачак”, - диде Мөхәррәм Ибәтов.
Планлаштырылган чаралар арасында шулай ук хезмәт династияләре вәкилләренең һәм тармак ветераннарының Министрлык коллегияләре утырышларында катнашуы, язгы игелекле эшләр декадасы, ветеран-юбилярларны һәм Министрлык хезмәткәрләре арасыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын хөрмәтләү дә бар.
Утырышта катнашучылар буыннар дәвамчанлыгын саклап калу һәм ватандашларыбызның хезмәт һәм хәрби батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү өчен мондый чараларны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.