ТР Юстиция министрлыгының 2009-2011 елларга Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру программасы проекты буенча фикер алышу

2008 елның 15 декабре, дүшәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында ТР юстиция министрының беренче урынбасары рәислегендә ТР Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча даими эшче төркем утырышы узды.
Эшче төркем әгъзалары ТР Юстиция министрлыгының 2009-2011 елларга Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру программасы проекты буенча фикер алыштылар.
Билгеле булганча, программа проекты 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын раслау турында” 22.09.08 елдагы 693 номерлы ТР Министрлар Кабинеты Карары һәм 2009-2011 елларга ТРның Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча ТР Юстиция министрлыгы программасы проектын эшләү турында” 17.11.2008 елдагы 01-01/53 номерлы ТР юстиция министры боерыгы нигезендә эшләнде.
Программаның төп максат һәм бурычлары булып түбәндәгеләр тора:
Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү; коррупцияне тудыручы сәбәп һәм шартларны юк итү, коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруга җәмәгатьчелекне җәлеп итү.
Программаны тормышка ашыру коррупциягә каршы сәясәтне уздыруның нәтиҗәлелеген бәяләргә һәм үз вакытында төзәтергә ярдәм итәчәк коррупциягә каршы чаралар мониторингы системасын ачыклау; дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан ришвәт алуга китерүче сәбәп һәм шартларны ачыклау һәм юк итү, Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре кадрларының һөнәри составын саклау һәм ныгыту мөмкинлеге бирәчәк.
Программа түбәндәге төп юнәлешләрдән гыйбарәт: коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру ягыннан тәэмин итү; ТР башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларына һәм норматив хокукый акт проектларына, ТР Юстиция министрлыгы, шулай ук җирле үзидарә органнары актларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең юридик затлар белән үзара бәйләнештә контроль, рөхсәт бирү, теркәү, юрисдикция вәкаләтләрен җайга салучы хокукый актларга карата аеруча игътибарлы булу кирәк.
Программа проектының чираттагы юнәлеше булып коррупциягә каршы сәясәт эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү тора.
Программа кысаларында коррупциянең республикабызның социаль-икътисадый үсешенә тискәре тәэсир ясавы, коррупция гамәлләре белән һәр аерым гражданның, эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының законлы хокукларын бозу турындагы мәгълүмати материалларны даими рәвештә бастырып чыгару күздә тотыла.
Шулай ук Министрлыкта коррупциягә каршы көрәш сәясәтен гамәлгә ашыру һәм аның нәтиҗәләре буенча уздырылучы чаралар турындагы мәгълүмат белән киң җәмәгатьчелекне хәбәрдар итү күздә тотыла.
Коррупциягә күренешенә каршы иҗтимагый аң булдыру Программа юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге юнәлешне гамәлгә ашырып, җәмәгатьчелектә коррупциягә карата тискәре карашны пропагандалау күздә тотыла. Программада коррупциоген факторлар һәм коррупциягә каршы сәясәт чаралары мониторингын, шулай ук коррупциягә каршы агарту һәм укытуны уздыру салынган.
Программа проекты буенча фикер алышу барышында чараларны үтәү вакыты, башкаручылар һәм финанслау чыганаклары тәгаенләнде. Программа чараларын тормышка ашыруны контрольдә тоту функцияләре даими эшче төркем әгъзаларына, шулай ук коррупция хокук бозуларын кисәтү буенча җаваплы затларга йөкләнде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International