Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Казанның җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә аттестация узды.
Барлык сигез белгеч тә үз квалификацияләрен һәм биләгән вазыйфаларына туры килүләрен расладылар. Шул ук вакытта аларның өчесе аеруча югары нәтиҗәләр күрсәтте һәм кадрлар резервына кертү өчен тәкъдим ителде. Бу аппарат хезмәткәрләре өчен аттестация комиссиясенең иң югары бәясе булып тора.
Һәр дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы нигезендә өч елга бер тапкыр үткәрелә.
Хезмәттәшләребезне чираттагы аттестацияне уңышлы узулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә республика мәнфәгатьләренә хезмәт итүдә һөнәри уңышлар телибез!