РФ суд системасы торышы һәм аның үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында

2008 елның 15 декабре, дүшәмбе
РФ Судьялары Советы үзләренең рәсми сайтында VII Бөтенроссия судьялары съездының “Россия Федерациясе суд системасы торышы һәм аның үсешенең өстенлекле юнәлешләре” исемле 2008 елның 4 декабрендәге карары дөнья күрде.
Съезд суд хакимиятенең мөстәкыйльлеге һәм бәйсезлеге ныгуын, суд хакимиятенә ышаныч артуын таныды. Әмма суд реформасын гамәлгә ашырудагы уңай нәтиҗәләргә карамастан, суд эшчәнлеге белән бәйле мөһим мәсьәләләр хәл ителмәгән көенчә кала.
Югарыда бәян ителгәннәрне хәл итү өчен съездда катнашучылар түбәндәгеләр хакында карар кылдылар:
-         Россия Федерациясе Президентына җәмәгать судьясы вазыйфасын Россия Федерациясе Президентының 1995 елның 11 гыйнварындагы 32 номерлы Указы нигезендә расланган Россия Федерациясе Дәүләт вазыйфаларының Бердәм исемлегенә кертү, судьяларны, суд аппаратлары хезмәткәрләре һәм техник персоналның хезмәт хакын сизелерлек дәрәҗәдә арттыру буенча чаралар кабул итү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итәргә;
-         Россия Федерациясе Хөкүмәтен түбәндәгеләр хакында сорарга:
- “Россия Федерациясе сударын финанслау нормативлары турында” федераль закон проектын эшләү һәм аны Дәүләт Думасына кертү;
- Җәмәгать судьяларын торак белә тәэмин итү өлешендә “Россия Федерациясе җәмәгать судьялары турында” 1998 елның 17 декабрендәге 188-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын әзерләү һәм аны Дәүләт Думасына кертү;
- Судлар, РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты һәм аның Россия Федераьиясе субъектларының федераль дәүләт хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү тәртибен раслау;
- Дәүләт Думасыннан түбәндәге закон проектларын өстенлекле карап тикшерүне тәэмин итүләрен сорарга:
     - Россия Федерациясе Югары Суды турында;
     - Федераль административ судлар турында;
     Россия Федерациясендә административ суд производствосы кодексы;
- Россия Федерациясендә суд эшчәнлеге турындагы мәгълүмат алуны тәэмин итү хакында;
- “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законының 19 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон;
- суд производствосына хокукны бозу белән китерелгән зыянны дәүләт каплавы турында;
- корпоратив бәхәсләрне хәл итү механизмын камилләштерүгә юнәлдерелгән РФ Югары Суды Пленумының 2008 елның 26 июнендәге 14 номерлы карары нигезендә кертелгән “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында” федераль закон;
- РФ Югары Судын Россия Федерациясенең Судьялар Советы белән берлектә гомуми юрисдикциядәге судлар турындагы федераль конституция законы проектын әзерләү.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International