Юстиция министры урынбасары Дәүләт хезмәткәрләренең электрон мактау тактасында!

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов Татарстан дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелгән.

Мөхәррәм Мансур улы гомеренең күп елларын республика җирле үзидарәсен үстерүгә багышлаган. Соңгы 14 елда ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хезмәт куя.

Мөхәррәм Мансур улы эшчәнлеге нәтиҗәсендә муниципалитетлар республика дәрәҗәсендә сыйфатлы хокукый ярдәм ала.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Мөхәррәм Мансур улын ихлас күңелдән котлый, аңа нык сәламәтлек һәм Татарстанның иминлеге өчен эшчәнлегендә киләчәктә дә уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International