Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча Министрлык планын расларга кушты. Аппарат киңәшмәсендә министр барлык планлаштырылган чараларны лаеклы уздыруның мөһимлеген ассызыклады.

Бөек Ватан сугышы һәр гаилә тарихында эз калдырды. Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан, бигрәк тә республикада уздырылучы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы контекстында, чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк, - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин.

Планга традицион чаралардан тыш яңа чаралар да кертелгән. Мәсәлән, план кысаларында Юстиция министрлыгы сугыш ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм аларның туганнары өчен түләүсез хокукый консультацияләр оештыра.

Яшь буын өчен Юстиция министрлыгы Министрлык хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары арасында традиция буенча “Онытмаска ант итәбез!” дип исемләгән шигырь укучылар конкурсы  һәм “Алар Ватан өчен көрәштеләр!” дип аталган рәсемнәр конкурсы уздыра.

Шулай ук быел Юстиция министрлыгының элеккеге җитәкчеләре - Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннарны төзекләндерү традициясе дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International