Финанс кризисының Татарстандагы хезмәт базарына тәэсире турында

2008 елның 16 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда финанс кризисының Татарстандагы хезмәт базарына тәэсире турында фикер алыштылар. Мәсьәлә буенча фикер алышуда комиссия әгъзасы буларак ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә бирелгән вакансияләр саны артуы белән билгеләнде. Бу хәл рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны кимүдә үз чагылышын тапты. 9 ай эчендә әлеге сан 5,0 меңгә кадәр кимеде һәм 2008 елның 1 октябренә 19,0 меңне тәшкил иткән иде.
Әмма соңгы вакытта хәл тамырдан үзгәрде – рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арта һәм тәкъдим ителгән эш урыннары саны кими. Рәсми рәвештә теркәлә торган эшсезлекнең күләме – республиканың икътисадый актив халкы исәбенең 1,11 % ын тәшкил итә. Эшсезләрнең күпчелек өлеше моңарчы эшкәртү сәнәгате, эре һәм ваклап сату, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы предприятиеләрендә, төзелеш тармагында эшләделәр.
Эш тәкъдим итүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү органнарына моңарчы тапшырган эшчеләргә ихтыяҗның кимү тенденциясе дәвам итә. Агымдагы елның 1 ноябренә эш урыннары 34,6 меңне тәшкил итсә, декабрь уртасына әлеге күрсәткеч 21,1 меңгә кадәр кимегән. 10 декабрьгә булган мәгълүматларга карасак, республика халкын эш белән тәэмин итү үзәкләренә 258 предприятиедән юкка чыгу сәбәпле яки хезмәткәрләр штаты санын кыскарту сәбәпле эшсез калганнар турындагы мәгълүматлар килгән. Эшсез калдыру күздә тотылган хезмәткәрләр саны 4,8 мең кеше тәшкил итә. Әлеге саннан инде хәзер үк эшсез калган хезмәткәрләр саны 700 гә җитте, шуларның 23% ы, яки 191 кеше яңа эш урыннарына урнаштырылды, 39 % ы рәсми рәвештә эшсез дип танылган.
Хезмәт хакы буенча бурычларны түләү соңгы вакытта киң таралган җитди проблемаларның берсе булып тора.
Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу комиссиясе әгъзалары 2008-2009 елларга кризис шартларында хезмәт базарында уздырылачак чаралар проекты турында фикер алыштылар. Әлеге чаралар исемлегенә түбәндәгеләр керә: хезмәт базары торышы мониторингы, икътисадый һәм социаль тармаклардагы хәл торышы.Эш урыннары турында мәгълүматларны оператив рәвештә хәбәр итү, гражданнар тарафыннан эш сайлауның яңа формалары, методика һәм технологияләреннән файдалану, эшсез калган гражданнар өчен иҗтимагый һәм вакытлыча эш булдыру; эшсез калган гражданнарның квалификациясен күтәрү, аларны һөнәри әзерләүне, яңадан әзерләүне оештыру буенча мәшгульлек үзәкләренең үзара бәйләнеше регламентын кертү юлы белән мәшгульлек үзәкләре органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә аерым әһәмият бирелә. Әзерләнгән чаралар проекты шулай ук социаль партнерлыкта катнашучыларның үзара бәйләнешләре нәтиҗәлелеген көчәйтүгә юнәлтелгән аерым бүлекне үз эченә алган.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International