Җирле үзидарә көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән алдынгы хезмәткәрләргә югары дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бүләкләнүчеләрнең берсе Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов булуын горурлык белән хәбәр итә. Алексей Песошин тантаналы шартларда Мөхәррәм Мансур улына “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален тапшырды.
Әлеге бүләк министр урынбасарына законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга керткән зур өлеше, шулай ук республика үсеше өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелде.
Министрлык коллективы Мөхәррәм Мансур улын чын күңелдән лаеклы бүләге белән котлый һәм аңа киләчәктә уңышлар, нык сәламәтлек һәм яңа һөнәри казанышлар тели!