“Хокук һәм хәят” журналының “түгәрәк өстәл”ендә катнашучылар халыкның рухи мирасы турында фикер алыштылар

2008 елның 17 декабре, чәршәмбе
Республикабызда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау мәсьәләсенә соңгы вакытта аеруча нык әһәмият бирелә. Үткән елда беренче тапкыр Казанда VI һәйкәлләрне саклау органнарының Бөтенроссия съезды узды, Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевнең Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә законлылык үтәлешен контрольдә тоту һәм мәдәни мирасны саклау Федераль хезмәте җитәкчесе Борис Боярский белән очрашуы булды.
Болар артыннан ук диярлек без тагын бер эре вакыйга – эшендә катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты үз сәламләвен җиткергән Бөтендөнья мирасы шәһәрләрен оештыруның Бөтендөнья конгрессының шаһиты булдык. Бу тема республика һәм җирле матбугат битләреннән төшми, бу хакта радиодан сөйләп, телевизордан күрсәтеп торалар. Габдулла Тукай үзенең үлемсез әсәрләрен иҗат иткән Болгар номерлары бинасын сүтү темасы җәмәгатьчелектә кызу чыгышлар һәм бәхәсләр уятты.
Әлеге теманың актуальлеге 2009 елның 23 гыйнварында ТР Дәүләт Советында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклауга багышланган парламент тыңлаулары узачагы белән дә аңлатыла. Әлеге чараның максат һәм бурычлары турында, шулай ук гамәлдәге законнарга үзгәрешләр һәм төзәтүләр кертү күздә тотылуы хакында ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И.Вәлиев сөйләр дип көтелә.
Кичә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ТР Юстиция министрлыгының иҗтимагый-хокукый һәм фәнни басмасы – “Хокук һәм хәят” журналы редакциясенең “түгәрәк өстәл” утырышында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне халыкның бәһасез кыйммәте итеп саклауга кагылучы мәсьәләләр хакында фикер алышу булды.
Фикер алышуда ТР юстиция министры М.М.Корманов, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Р.И.Вәлиев, ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры Р.М.Вәлиев, ТР Милли китапханәсе директоры Н.Камбеев катнашты.
Утырышны “Хокук һәм хәят” журналы баш мөхәррире Х.Г.Гайнуллин алып барды.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар нәкъ Казанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау белән җәмәгатьчелек һәм хакимиятнең кызыксынуы артканлыгы хакында билгеләп үттеләр. Татарстанда мәдәни мирасны саклау юнәлешендә “Мирас” республика максатчан комплекслы программасы кабул ителде. Утырышта катнашучылар программа эчтәлеге белән, тарихи-мәдәни һәйкәлләрнең хокукый нигезләре, шулай ук борынгы Казан язмышына битараф булмаган укучылардан килгән хатлар белән таныштылар.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International