Юстиция министрлыгы командасы баскетбол ярышында катнашты

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең еллык спартакиадасы кысаларында “Олимп” спорт комплексында баскетбол ярышлары узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы төркем этабында ике матч үткәрде һәм бу уеннар нәтиҗәләре буенча плей-оффка – 1/8 финал турнирына чыкты.

Көндәшләр җитди булып чыкты һәм һәр очрашу спортчылардан тулы әзерлек, көчле уен таләп итте. “Бик нык тырышырга туры килде, - диделәр команда әгъзалары. - Көндәшләр безгә тын алырга да мөмкинлек бирмәде, әмма без бердәм булуыбыз һәм бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер торуыбыз нәтиҗәсендә матур уен күрсәтә алдык.

Турнирда Татарстан Республикасы министрлыкларын, ведомстволарын һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының Татарстан Республикасы территориаль структураларын тәкъдим итүче 20 команда катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International