9 майда без Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен көрәшкән батырларны искә алабыз. Сезне әлеге мөһим акциягә онлайн-форматта кушылырга чакырабыз!
6 майга кадәр заявканы түбәндәге ысулларның берсе ярдәмендә бирә аласыз:
- 2026. polkrf.ru сайтында;
- ВКонтактеда vk.com/polk_app, Одноклассникида ok.ru/app/polk
яки МАКСта max.ru/polk_app_bot;
яки МАКС max.ru/polk_app_bot
Катнашу өчен шәхси кабинетында героегыз турында мәгълүмат һәм аның фотосын куегыз, шулай ук әлеге тарихны дусларыгызга җибәрегез һәм социаль челтәрләрдә уртаклашыгыз.
Исегезгә төшерәбез, онлайн йөреш 9 майда 12:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) 2026.polkrf.ru сайтында башлана. Трансляцияне теләгән һәркем карый алачак.
Әйдәгез, Бөек Ватан сугышы ветераннарын бергәләп искә алыйк!