Җиңү көне алдыннан Татарстан халкы түләүсез юридик ярдәм ала алачак

2026 елның 5 мае, сишәмбе

9 майда илебездә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Бөек Җиңү хөрмәтенә 6 майда 09:30 дан 12:00 гә кадәр татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Түләүсез хокукый консультацияләр Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында оештырылачак. Чараны республиканың Юстиция министрлыгы оештыра. Гражданнарга федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, прокуратура, дәүләт юридик бюросы вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар консультация бирәчәк.

Татарстанлылар башкарма производство, хезмәт законнары, пенсия, медицина һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачак.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Чара барышында Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына аерым игътибар биреләчәк.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты (Казан, Павлюхин ур., 57)

09:30 – 12:00

Алдан язылу таләп ителми.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International