2026 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы оештырылачак. Бу чара изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган, ул Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.
Бөтен республика буенча түгәрәк өстәлләр, юристлар белән гаилә очрашулары, профилактик юнәлештәге видеолекторияләр, тренинглар, тематик уеннар, хокукый сәгатьләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары өчен махсус белем бирү чаралары оештырылачак. Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы чараларының җентекле планы ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик сүзләренә караганда, узган еллар тәҗрибәсе мондый чараларның кирәклеген раслый: “2024 - 2025 елларда 7400 чара үткәрелгән, шул исәптән семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр. Бу чаралар 261 меңнән артык кешене колачлады”, - диде ул.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә. Ярдәмне барлык теләүчеләр дә алырга мөмкин. Татарстанлылар белгечләргә үз сорауларын бирә һәм бернинди чыгымнарсыз юридик ярдәм ала алачаклар.