Гавриил Романович Державин исемендәге республика премиясе комитеты әгъзалары юриспруденция өлкәсендә 2026 ел конкурсы җиңүчесен билгеләделәр. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева уздырды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр иткәнчә, быел премиягә биш фәнни эш тәкъдим ителгән. Конкурс монографияләре юридик фәннең криминология тарихыннан алып гадел хөкемдә һәм сәламәтлек саклауда ясалма интеллект куллануга, җир мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу һәм заманча технологияләр өлкәсендә хокукларны яклауга кадәр актуаль юнәлешләрен колачлый.
“Премия бирү турындагы карар яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Комитет әгъзалары эшләрне ике критерий буенча бәялиләр: эшнең фәнни һәм гамәли әһәмияте ягыннан, критерийларның һәркайсы буенча 0 дән 10 баллга кадәр булган шкала буенча бу”, - дип аңлатты Рөстәм Заһидуллин.
Барлык тавышларны санау нәтиҗәләре буенча Вәлиев Дамир Хәмит улының “Собрание сочинений в пяти томах” эше җиңүче булды. Автор Казан федераль университетын тәкъдим итә.
“Тәкъдим ителгән эшләрнең һәрберсе җитди фәнни якын килүе һәм яңалыгы белән аерылып тора иде, сайлап алу чыннан да җиңел булмады”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Җиңүчене бүләкләү һәм республика премиясен тапшыру 14 июльдә Лаеш районында шагыйрь, Россия империясенең беренче юстиция министры, генерал-прокурор Гавриил Державинның туган көнендә булачак.
Җиңүчене котлыйбыз!