Казанның Үзәк стадионында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Спартакиада уздыру “Россия спорты” илкүләм проектының бурычларын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора.
4×100 метрга йөгерү эстафетасында Татарстан Республикасының төрле дәүләт органнарыннан һәм ведомстволарыннан барлыгы 20 команда катнашты. Юстиция министрлыгы командасы составына Нияз Закиров, Илсөя Хисамова, Ильяс Хөснетдинов һәм Диләрә Бакирова керде.
“Шундый көчле көндәшләр арасында топ-10га керү - безне чыннан да шатландыра торган нәтиҗә. Безнең команда чын бердәмлек үрнәген күрсәтте. Хәзер без яңа көчләр белән Спартакиаданың киләсе этапларына әзерләнәбез”, - диде Нияз Закиров.
Алда - мини-футбол буенча ярышлар. Юстиция министрлыгы коллективы спортчыларга Министрлыкны лаеклы тәкъдим иткәннәре һәм җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерә! Спартакиадада алга таба да уңышлар телибез!