Күпбалалы гаиләләргә нинди ташламалар каралган? Банкротлыкны рәсмиләштерү тәртибе нинди? Әгәр эш бирүче хезмәт хакын түләмәсә, нишләргә? Хәрби хезмәткәргә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын ничек алырга? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны квалификацияле юристлардан түләүсез алырга мөмкин.
Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында 8 июльдә 09:30 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Түләүсез хокукый консультацияләр Татарстан Халыклары дуслыгы йортында оештырылачак. Чараны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештыра. Гражданнарга пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды, Нотариаль палата, Адвокатлар палатасы, Суд приставлары федераль хезмәте, прокуратура, республиканың дәүләт торак инспекциясе, “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды һәм Татарстан Дәүләт юридик бюросы вәкилләре консультация бирәчәк.
Татарстанлылар башкарма производство, хезмәт законнары, пенсия һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачак.
Үткәрү урыны: “Татарстан Халыклары дуслыгы йорты” ДБУ (Павлюхин ур., 57)
Вакыты: 09:30 – 12: 00
Алдан язылу таләп ителми.