Менделеевск җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасындагы янгын чыкканда ничек дөрес эш итәргә өйрәнүләр уңышлы тәмамланды

2026 елның 8 июле, чәршәмбе

Менделеевск җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасындагы янгын чыкканда ничек дөрес эш итәргә өйрәнүләр уздырылды. Чараның инициаторлары ТР Юстиция министрлыгы һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.

Өйрәнхләрнең төп максаты - гадәттән тыш хәл килеп чыкканда суд учреждениеләре һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре хезмәткәрләренең гамәли күнекмәләрен камилләштерү. Өйрәнүләрдә янгын сүндерү бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме хезмәте һәм суд участоклары хезмәткәрләре катнашты.

Тренировкалар вакытында хәбәр итү һәм эвакуацияләү алгоритмнары эшләнде, барлык хезмәтләр арасындагы хезмәттәшлек тикшерелде, бинада янгынга каршы чараларның нәтиҗәлелеге бәяләнде, - диде министр урынбасары Марат Низамиев. - Безнең өчен хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәл килеп чыкканда ничек дөрес эш итәргә кирәклеген белүләре мөһим. Даими күнегүләр - кешеләрнең куркынычсызлыгы гарантиясе ул”.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, республика Юстиция министрлыгы Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР Баш идарәсе белән берлектә ел саен Татарстанда шундый 4 өйрәнү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International