Халыклар дуслыгы йортында Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында республика Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган түләүсез ярдәм күрсәтү чарасы узды. Казанлылар хокук мәсьәләләре буенча белгечләрдән киңәшләр алдылар.
Чарада профильле ведомстволардан, Дәүләт юридик бюросыннан, федераль структуралардан һәм күзәтчелек органнарыннан юристлар катнашты. Алар гражданнардан гаилә мәнфәгатьләрен яклауга һәм башка хокукый проблемаларга бәйле рәвештә кергән 20дән артык мөрәҗәгатьне тикшерделәр.
Гражданнар еш кына мирасны рәсмиләштерү, алимент түләтү, торак урынга керү мөмкинлеген тәэмин итү, пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары тарафыннан ярдәм чаралары алу буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе ипотека кредитын рәсмиләштергәндә кыенлыклар белән очрашкан яшь ир-ат иде. Залогка сала торган мөлкәте булуга карамастан, банклар аңа 5 ел элек булган банкротлык аркасында кредит бирүдән баш тарта.
Юстиция министрлыгының бөлгенлек мәсьәләләре буенча республика башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек секторы мөдире Дарья Бекмансурова банкларның мондый эшенең сәбәпләрен әйтеп бирде. “Банкрот статусы турындагы мәгълүмат махсус реестрда 5 ел, ә кредит тарихында - 10 елга кадәр саклана. Банклар бу статусны бик игътибар белән күзәтәләр, бигрәк тә ипотека белән эшләгәндә”, - дип аңлатты ул.
Ул ассызыклаганча, банкротлык - үзенчәлекле процедура. “Банкротлык -гражданинны кредиторлар каршында акчалата йөкләмәләрен үтәргә сәләтсез дип тануга юнәлдерелгән соңгы чара”, - дип билгеләде Бекмансурова.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы искәрткәнчә, банкротлык бурыч проблемаларын хәл итүнең бердәнбер ысулы түгел. Бурычны реструктуризацияләү -альтернатив вариант, ул озак вакытлы перспективада отышлырак булырга мөмкин. Бу процедура банк белән заемщик арасындагы килешү буенча кредит шартларын үзгәртергә, финанс йөкләмәләрен җиңеләйтергә мөмкинлек бирә.
Физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча консультациягә мохтаҗ гражданнар өчен атна саен кабул итү оештырылган. Ул һәр пәнҗешәмбе көнне 14:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124. 2 нче корпус.