Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Казандагы суд участокларына капиталь ремонт барышын бәяләде

2026 елның 10 июле, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнары җәмәгать судьяларының хәзерге вакытта биналарга капиталь ремонт эшләре алып барыла торган суд участокларында булды.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, ремонт эшләре тиешле сыйфатлы итеп билгеләнгән вакытта башкарыла. Хәзерге вакытта биналарның эчке бизәлеше башкарыла. Кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгәннән соң суд участоклары ремонтланган биналарга күчәчәк, анда гадел хөкем итү һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү өчен тиешле шартлар тудырылачак, - дип ассызыклады Марат Низамиев.

Ибраһимов урамындагы суд участогында капиталь ремонт барышында конвой бинасы булдырылды, заманча архив оештырылды һәм сервер бинасы тиешле хәлгә китерелде. Гагарин урамындагы участокта җылылык белән бәйле проблемаларны хәл итүгә һәм тиешле инфраструктура булдыруга игътибар бирелгән.

Эшләр “Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясен үстерү” дәүләт программасы кысаларында башкарыла.

“Суд участокларының һәрберсендә пандуслар урнаштырылачак, сәламәтлек ягыннан  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус санузеллар җиһазландырылачак. Юстиция министрлыгы халыкның хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле төркемнәренә җәмәгать судьялары биналарына керү мөмкинлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирә”, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре вакытында суд участоклары вакытлыча түбәндәге адреслар буенча урнаштырыла: Яңа Савин районының 5 нче суд участогы - Короленко урамы, 58А йорт; Мәскәү районының 5 нче суд участогы - Химиклар урамы, 49 йорт.

Министр урынбасары гражданнарның суд системасы белән хезмәттәшлек итүнең альтернатив мөмкинлекләренә ия булуларын ассызыклады. “Әгәр гражданнарга суд участокларына шәхсән бару кыен булса, процессуаль документларны Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша җәмәгать судьяларына тапшыру мөмкинлеге бар”, - диде Марат Низамиев.

Суд хезмәтләрен цифрлаштыру “Белешмәләр икътисады” илкүләм проекты контекстында үсә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International