Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сугышчыларга махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтергә ярдәм итте

2026 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы министр Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче подразделениеләргә гуманитар ярдәм җыярга һәм илтеп җиткерергә булышты.

Җибәрелгән йөк составына автомобиль, генератор, азык-төлек продуктлары, ноутбук, югары егәрлекле автомойка, төзелеш инструментлары, оптик җепселләр һәм элемтә кабельләре, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, медикаментлар, гигиена чаралары, документлар әйләнеше өчен кәгазь кергән.

Ярдәмне министр урынбасары Максим Боровков, “Батырлар. Герои Татарстана” программасы җиңүчеләре Рөстәм Нигъмәтҗанов һәм Максим Лядов, шулай ук Юстиция министрлыгы хезмәткәре һәм волонтер Гөлфия Насыйрова илттеләр.

“Сугышчылар мондый ярдәмне алганда аларны өйдә онытмаулары турында аңлыйлар. Ил һәм республиканың сиңа ярдәм итүен белү сугышчан рух өчен бик мөһим, - диде министр урынбасары Максим Боровков. - Бу ярдәм безнең яклаучыларга үзләренең ялгыз түгеллеген аңларга ярдәм итә”.

Оператив киңәшмәдә министр барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Сәфәрдә шәхсән катнашкан һәм авыр шартларда йөк илткән кешеләргә аерым рәхмәт. Шулай ук бу мөһим эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәт”, - диде Рөстәм Заһидуллин.

2026 ел Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күп тапкырлар билгеләп үткәнчә, бүген иң мөһим бурыч – ил сакчыларына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә дә, шулай ук кешеләрнең кайгыртучанлыгын һәм игътибарын күрсәтү өлешендә дә ышанычлы тыл булдыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International