Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы студентларны муниципаль норматив хокукый актлар белән эшләүгә җәлеп итү практикасын дәвам итә. Практикада Казан федераль университеты, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы, Россия дәүләт гадел хөкем университеты һәм “ТИСБИ” Идарә университеты укучылары катнаша.
2026 елның беренче яртыеллыгында Министрлыкта 675 студент практика узган. Шулардан җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегендә 12 студент практика узган. Практикантлар муниципаль хокукый актларның эчтәлеге һәм төрләре белән танышалар, җирле үзидарә органнары структурасын өйрәнәләр, шулай ук муниципаль регистрга кертү өчен документларның актуаль редакцияләрен әзерлиләр.
Бу айлар эчендә яшь белгечләр муниципаль норматив хокукый актларның мең ярымнан артык актуаль редакциясен әзерләгәннәр, 900дән артык актны муниципаль регистрга керткәннәр.
“Мондый тәҗрибә булачак юристлар өчен бәяләп бетергесез. Студентлар җирле үзидарә структурасын өйрәнәләр, республиканың хокукый системасының ничек эшләвен эчтән күрәләр”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төрле өлкәләрдә кадрлар потенциалын үстерүнең нәтиҗәле системасын булдыру “Кадрлар” милли проекты максатларына туры килә.