Эшкә бирелгәнлек һәм профессиональлек: ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрен Татарстанның Электрон мактау тактасына тәкъдим итте

2026 елның 17 июле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һәм җәмәгать судьялары аппаратларының биш хезмәткәре Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасында күрсәтеләчәк. Министрлыкта Мактау тактасына кертү өчен кандидатлар сайлаганда барыннан да элек хезмәткәрләрнең күпьеллык эш тәҗрибәсен исәпкә алдылар.  

Аларның һәркайсы ике ярым дистә елдан артык гадел хөкем һәм дәүләт мәнфәгатьләренә шелтәсез хезмәт итә, хезмәттәшләре һәм яшь буын юристлары өчен үрнәк булып тора. Проект иң яхшы хезмәт традицияләрен сакларга һәм җәмгыятьтә хезмәт кешесенә карата хөрмәтне ныгытырга булыша. Мактау тактасы җәмгыятькә намуслы хезмәт итүче кешеләрне хөрмәтләү традициясен дәвам итә, - дип билгеләп үтте юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Күрсәтелгән кандидатлар исәбенә Министрлык аппаратының да, шулай ук республика җәмәгать судьялары аппаратларының да тәҗрибәле белгечләре керде:

- Гөлнара Сафиуллина - оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлегенең өлкән белгече;

- Наталья Андриянова - норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәүп баручы советнигы;

- Резеда Мөфәхәрова - Азнакай суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы ярдәмчесе;

- Оксана Мухина - Балтач суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;

- Альмира Сәгъдиева - Казан шәһәренең Авиатөзелеш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы ярдәмчесе.

Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә булдырылган. Рәсми эшләтеп җибәрү 2026 елның 1 августына билгеләнгән, ул вакытта лауреатлар турындагы мәгълүматлар теләгән һәр кеше өчен ачык булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International