Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышы
үтте.
Комитет әгъзалары ТР юстиция министры М.М.Корманов тәкъдим иткән һәм Экспертлар Советының хокукый экспертизасын үткән “Наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алыштылыар һәм аны хупладылар.
Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар Советы тарафыннан 2008 ел эчендә 115 Татарстан Республикасы закон проекты тикшерелде, шулардан:
-104 Татарстан Республикасы закон проекты хуплау тапты;
-10 Татарстан Республикасы закон проекты хупланмады;
-1 Татарстан Республикасы закон проекты кире кагылды.
31.10.2006 елдагы 1721-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә оешкан Комитетның эшче төркеме башка министрлык һәм ведомстволар (ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башкалар) белән тыгыз бәйләнештә 12 муниципаль берәмлектә хокук бозуларны профилактикалау буенча алып барылган эшне өйрәнде: