ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе узды

2008 елның 26 декабре, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык коллегиясе утырышы узды, аның барышында 2008 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында башкарма дисциплинаның һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүнең торышы мәсьәләсе турында фикер алыштылар, шулай ук 2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы Программасын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр чыгардылар.
Коллегия әгъзалары ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров тәкъдим иткән 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Программасының яңа проектын хупладылар.
Коллегиядә башкарма дисциплина торышы белән ТР Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов чыгыш ясады.
Аның чыгышында 2008 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының торышы сыйфатының һәм эш нәтиҗәлелеге буенча индикаторлар мониторингы нәтиҗәләре билгеләп үтелде, алар нигезендә физик һәм юридик затларга дәүләт хезмәтен күрсәтүнең административ регламентларын бозуга расланган шикаятьләр юк;
Дәүләт хезмәтләренең бердәм реестрына кертелгән административ регламентлар буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтү 100 % ка гамәлгә ашырыла;
2008 елның 11 ае эчендә Министрлыкта карап тикшерелгән документлар саны бер дәүләт хезмәткәренә 124 документ тәшкил итә, шул исәптән 2,8 берәмлек – гражданнарның мөрәҗәгатьләре.
2008 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан йөкләнгән мәсьәләләрне гамәлгә ашыру буенча эш эшләнде, башкарма дисциплинаны яхшырту һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү буенча аерым чаралар күрелде.
Бүгенге көндә Министрлык аппаратында дәүләт хакимияте органнарының Бердәм электрон документ әйләнеше ведомствоара системасы кертелде һәм тулысынча эшли. Әлеге системада министрлыкның барлык хезмәткәрләре дә эшли.
2007 елның 1 гыйнварыннан алып Министрлык керүче документларны электрон теркәүгә күчсә, 2007 елның 1 июленнән алып Министрлыкның керә һәм чыга торган барлык документлары системага кертелә.
Электрон документ әйләнеше мәгълүматлары буенча 2008 елның 1 декабренә ТР Юстиция министрлыгына 13630 документ кергән.
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан шикаятьләр, гаризалар һәм гражданнарның башка мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аеруча игътибар бирелә. 2008 елның 1 декабренә 313 граждан мөрәҗәгате теркәлгән, шул исәптән югары инстанцияләрдән 45, Интернет-кабул итү аркылы 83 кеше мөрәҗәгать иткән.
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү мәгълүмати-консультация хезмәтләре, шулай ук граждан мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү) регламентын гамәлгә ашыруга аерым әһәмият бирелә.
Граждан мөрәҗәгатьләре анализы күрсәткәнчә, күпчелек мөрәҗәгатьләрнең эшләрне федераль һәм җәмәгать судьялары тарафыннан карау, хокук саклау органнары эшчәнлеге, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү, торак законнары, торак фондны хосусыйлаштыру, дәүләт һәм муниципаль хезмәт, хезмәт, хезмәт хакы, пенсияләр һ.б. белән бәйле булганлыгы ачыкланды. Барыннан да бигрәк гражданнар Татарстан Республикасы юстиция министрына суд карарларын башкару буенча хокукларны торгызу өчен мөрәҗәгать итәләр.
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан мәгълүмати-консультация хезмәтен күрсәтү административ регламентын тормышка ашыру гражданнарны кабул итү, теркәү һәм консультаөия алу өчен аларны Министрлык белгечләренә җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла. Әлеге хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыру Министрлык җитәкчелеге тарафыннан халыкны кабул итү юлы белән генә тормышка ашырыла.
Моның белән бәйле һәм “Татарстан Республикасында граждан мөрәҗәгатьләрен карау турында” 2003 елның 12 маендагы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру өчен һәр ярты ел саен Татарстан Республикасы муниципаль районнары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү графигы раслана. 2008 елның 26 декабренә 322 кеше, шул исәптән 118 кеше күчмә кабул итү вакытында кабул ителде.
Отчет вакыты эчендә министр 46 тапкыр гражданнарны кабул итүне уздырды, алар вакытында министрга 171 кеше мөрәҗәгать итте, министр урынбасарлары һәм Министрлыкның эшләр идарәчесенә 210 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнар Министрлыкка гамәлдәге законнарның аерым нигезләмәләрен аңлату мәсьәләсе, хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре, хөкем ителгәннәрне ярлыкау актлары, саклык банкына кертелгән кертемнәрне компенсацияләү, суд карарларын үтәмәү, торак сертификатлары, торак белән тәэмин итү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Министрлык җитәкчелегенә кабул итүенә яки министрлыкка хат язган барлык кешеләргә дә куелган сораулар буенча тәгаен аңлатмалар бирелде, шулай ук проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтелде.
Агымдагы елның декабрендә “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталары аркылы юстиция министы М.М.Корманов белән “туры элемтә” узды.
2008 ел барышында РФ гражданнарга социаль-хокук ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләрендә Министрлык җитәкчелеге һәм белгечләренә хокукый ярдәм алу өчен 700 гә якын кеше мөрәҗәгать итте.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге баш киңәшчесе Гатцук Е.Н., ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Административ һәм хокук саклау органнары идарәсе баш киңәшчесе Шәмгунов Р.М. катнашты.
Коллегияне ТР юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International